“Җир кишәрлекләренә хокук һәм аны саклау проблемалары” Түгәрәк өстәле

2012 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе
Казан (Идел буе) федераль университетында “Җир кишәрлекләренә хокук һәм аны саклау проблемалары” дигән Түгәрәк өстәл булып узды, аны университетның юридик факультеты оештырган иде.
Түгәрәк өстәл эшендә юридик фәннәр докторы, Ломоносов ис. Мәскәү Дәүләт Университеты профессоры Г.А.Волков, Идел буе округының Федераль Арбитраж Суды судьясы Виталий Петрушкин, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының, Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының, Татарстан буенча Росреестр Идарәсенең, Татарстан буенча “Федераль Кадастр палатасы” филиалының (ФГБУ), Татарстан Фәннәр Академиясенең, Казан Районара табигатьне саклау прокуратурасының, Татарстан Табигатьне саклау прокуратурасының, Казан ш. башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетының вәкилләре, Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты укытучылары һәм студентлары катнашты.
Түгәрәк өстәл барышында тыңланган чыгышларның темалары:
– җир кишәрлекләренә хокукларның төрләре һәм үсеш перспективалары;
– җир кишәрлекләренә хокукларның барлыкка килүе һәм туктатылуы;
– территориаль планлаштыру: проблемалары һәм камилләштерү юллары;
– җир хокукларын саклау алымнары;
– гражданлык законнарына хәзерге реформа шартларында җир кишәрлекләренә хокукларны саклау;
– җир кишәрлекләренә мөлкәт хокукларын саклау;
– дәүләти, муниципаль хокукта булган җир кишәрлекләре арендаторының хокукларын саклау;
– төрле җир категорияләрендәге җир кишәрлекләренә хокукларны тормышка ашыру;
– җир бәхәсләрен карауның процессуаль үзенчәлекләре;
– җир бәхәсләре буенча арбитраж судларда хокук куллану практикасына күзәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International