“Экология һәм азык-төлек куркынычсызлыгы” Түгәрәк өстәле

2012 елның 12 ноябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, 2012 елгы Республика Яшьләр форумының “Яшәү куркынычсызлыгы” секциясе кысаларында, “Экология һәм азык-төлек куркынычсызлыгы” дигән темага Түгәрәк өстәл булып узды, анда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының әйләнә-тирәлекне саклау буенча урынбасары Андрей Калайда да катнашты.
Түгәрәк өстәл эшендә “Яшәү куркынычсызлыгы” секциясенең “Экология һәм азык-төлек куркынычсызлыгы” мәйданчыгы проектларының авторлары, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының, Татарстан Эчке Эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсенең, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының хезмәткәрләре, шулай ук яшьләрнең җәмәгать оешмаларының, массакүләм мәгълүмәт чараларының вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Быел сайлап алу комиссиясе хөкеменә 56 проект эше тапшырылган иде, шуларның 12се генә Түгәрәк өстәл утырышында каралу хокукына иреште.
Эшләр шундый критерийлар буенча сайланды: проектның актуальлеге һәм яңалыгы, ахыргы максатларга һәм бурычларга ярашлылыгы, экономик максатчанлыгы, бәян ителү сыйфаты һ.б.лар.
Узган ел белән чагыштырганда эшләрнең саны да артты (43тән 56га), конкурсантларның географиясе дә шактый киңәйде. Проектлар Бөгелмә, Буа, Чаллы, Алабуга һәм башка шәһәрләрдән җибәрелгән иде. Бирелгән проектлар саны буенча элеккечә иң алдынгы булып Казан шәһәре калды.
Сайлап алынган проектлар республика алдында торган экологик проблемаларның киң спектрына кагылалар иде: “Казан шәһәренең яшел каркасын үстерү”, “Терекөмешле калдыклар белән эш итү системасын камилләштерү”, “Казан халкының экологик культурасын формалаштыру механизмы буларак социаль реклама”, “Казан ш. мисалында азык-төлекне эре кибет челтәрләрендә сатуга һәм аның сыйфатына җәмәгать контроле” һәм башкалар.
Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга шулай ук Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы әзерләгән, табигатькә сак караш турындагы фильм күрсәтелде.
12 иң яхшы эшнең авторлары дипломнар белән билгеләп үтелде, башкаларга Түгәрәк өстәлдә катнашучы сертификатлары бирелде. Җиңүчеләр Республика Яшьләр форумының 16 ноябрь көнне Татарстан Эчке Эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсендә (УГИБДДМВДда) узачак ярымфиналында игълан ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International