Махсус инспекцияләр белгечләренең әйләнә-тирәлек объектларына биологик контроль оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмәсе

2012 елның 21 ноябре, чәршәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Махсуслашкан үзәк аналитик контроль инспекциясендә министрлыкның Кама Аръягы, Көньяк-Көнчыгыш, Ык буе, Идел-Кама һәм Кама буе территориаль идарәләренең махсус инспекцияләре белгечләренең әйләнә-тирәлек объектларына биологик контроль оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмәсе булып узды.
Киңәшмәдә Paramecium caudatum тест-объектын кулланучы методикалардагы үлчәү нәтиҗәләренең ышанычлылыгына контроль, җитештерү һәм куллану калдыкларының куркынычлылык классын биологик тест методлары белән билгеләү мәсьәләләре каралды. “Тест-объектларның модель токсикантка сизгерлегенә контроль” темасына практик шөгыль үткәрелде.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International