Мәктәп балаларының “Эзләнү һәм казаныш офыклары” VII Региональ фәнни-практик конференциясе

2012 елның 16 ноябре, җомга
Экология өлкәсендә сәләтле яшьләрне ачыклау, яклау һәм кызыксындыру максатларында, Зәй районының 4нче Зәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе ярдәме белән, мәктәп балаларының “Эзләнү һәм казаныш офыклары” VII Региональ фәнни-практик конференциясе уздырылды.
Конференциядә Татарстанның Зәй шәһәре, Зәй һәм Әлмәт районнары мәктәпләреннән 56 бала катнашты.
Конкурс эшләре 8 секциядә: экология, валеология, биология, математика һәм информатика, физиология, татар филологиясе, туган якны өйрәнү, тарих һәм җәмгыять белеме секцияләрендә каралды.
Жюри әгъзалары итеп Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе белгечләре һәм тагын Зәй шәһәрендәге төрле предприятие һәм оешмаларның белгечләре, Түбән Кама шәһәренең ИЭУП укытучылары чакырылган иде.
Аеруча актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.
Кама Аръягы территориаль идарәсе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International