“Социаль әһәмиятле мәсьәләләрне чишүдә хәлиткеч бер фактор буларак экологик культура” VI Бөтенроссия семинар-конференциясе

2012 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә “Социаль әһәмиятле мәсьәләләрне чишүдә хәлиткеч бер фактор буларак экологик культура” VI Бөтенроссия семинар-конференциясе булып узды, анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашты. Семинар-конференцияне Балаларның “Яшел планета” бөтенроссия иҗтимагый экологик хәрәкәте оештырган иде.

Семинар-конференция кысаларында “Этно-экологик ысуллар нигезендә мәктәп балаларында экологик культура формалаштыру эшенең формалары һәм алымнары”, “Экологик культура формалаштыру юнәлешләренең берсе буларак сәламәтлек саклаулы технологияләр” дигән түгәрәк өстәл утырышлары уздырылды. Татарстан Республикасы вәкилләре – Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының башкарма киңәшчесе Е.Г.Гыйльмеҗанова һәм өстәмә белем бирү педагогы Ф.Х.Садыйкова, семинар-конференция эшендә актив катнашып, үз чыгышларында эш тәҗрибәләре һәм яшь буында дөньяга экологик караш һәм экологик культура формалаштыру буенча казанышлары белән уртаклаштылар.

Оештыручылар чарада катнашучыларны Кияс районының Удмурт мәдәнияте үзәгенә дә алып бардылар, анда “Инвожо” халык ансамбле белән очрашу булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International