“Саф караш” социаль-экологик реклама конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү

2012 елның 17 декабре, дүшәмбе
2012 елның 19 декабрендә, 15 сәгатьтә, IT-паркта яшьләрнең Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан оештырылган “Саф караш” бөтенроссия социаль-экологик реклама конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелә.
Конкурста 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары (аерым авторлар һәм авторлык коллективлары) катнашты.
Номинацияләр:
1. Социаль видеоролик.
2. Кыска метражлы фильм.
3. Социаль плакат.
Конкурс халыкны әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итү, яшьләргә экология өлкәсендәге теге яки бу проблемага карата үз фикерен әйтү мөмкинлеге бирү максатларыннан үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International