Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Социаль-экологик реклама буенча “Саф караш” бөтенроссия яшьләр конкурсының экспертлар советы әгъзасы, тележурналист, СРL компаниясенең пиар-директоры Антон Хреков белән очрашты, алар конкурсны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Очрашу кысаларында алар конкурс эшләрен дә карадылар. Антон Хреков шулай ук Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының эшчәнлеге белән танышты.