Гаҗәеп кактуслар дөньясы

2012 елның 12 декабре, чәршәмбе
Чаллы шәһәренең Экология һәм табигатьне саклау музеенда, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе ярдәме белән, “Кактуслар дөньясы” күргәзмәсе булып узды.
Күргәзмәдә кактус үстерүчеләр, флористлар, чәчәкче-коллекционерлар үзләренең яраткан әсәрләрен шәһәр халкына күрсәттеләр. Конкурс кысаларында, иң яхшы коллекцияләрне, үзенчәлекле манзараларны һәм композицияләрне бәяләү өчен “Иң яхшы коллекция”, “Аеруча күркәм һәм үзенчәлекле кактус”, “Бик сирәк төр”, “Иң гаҗәеп рәвеш”, “Иң яхшы композиция” дигән биш номинация буенча конкурс үткәрелде. Эшләр рәвеш һәм тышкы күренеш, үзенчәлек, кактуслардан корылган композициянең матурлыгы буенча бәяләнде. Күргәзмәдә Чаллының атаклы кактусчысы, коллекционер, Чаллы ш. Перинаталь үзәгенең анестезиология һәм реанимация бүлекчәсе мөдире Виктор Мошенский да актив катнашты.
“Иң яхшы коллекция” номинациясендә беренче урынны Ситдыйкова Рәмзия алды. Иң сирәк төр кактус иясе дип Зинаида Гурова танылды. Конкурста җиңүчеләр Мактау грамоталары, экологик әдәбият (Татарстанның Кызын Китабы, “Татарстан җире чишмәләре” китабы) белән бүләкләнделәр.
Кама буе территориаль идарәсе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International