Мәктәп дәрестән соң

2012 елның 14 декабре, җомга
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Милли музее белән берлектә, “Мәктәп дәрестән соң” республика проекты кысаларында Казанның 5нче лицее базасында төзелгән “Яшь эколог мәктәбе” тыңлаучылары өчен экологик агарту чарасы үткәрде.
Чараны оештыручылар балаларны музейның “Гаҗәепләр” фонд коллекциясе белән таныштырдылар, музей буенча экскурсия үткәрделәр. Мәктәп тыңлаучыларына туган як турындагы белемнәрне киңәйтүгә, иҗади сәләтләрне үстерүгә юнәлтелгән, табигать, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турындагы материаллар тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International