“Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” XIII Халыкара симпозиумы һәм “Энергетика. Ресурслар саклау” күргәзмәсе

2012 елның 5 декабре, чәршәмбе
Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңлеханов катнашында, XIV Халыкара махсус “Энергетика. Ресурслар саклау” күргәзмәсе һәм XIII Халыкара “Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” симпозиумы ачылды.
Халыкара күргәзмә – энергетика даирәсенең, янәшә тармакларның, тармак һәм вуз фәннәренең традицион очрашу урыны булып тора. Анда Россиянең күп регионнарыннан һәм чит илләрдән килгән белгечләр катнаша. Күргәзмә экспозициясе тармакның иң мөһим юнәлешләрен колачлый, алдынгы казанышларны һәм фәнни юнәлешләрне, 160тан артык иң алдынгы Россия һәм чит ил компанияләренең нәтиҗәле техник казанышларын, өметле проектларын күрсәтә. Анда киң күләмле энергетика, электротехника һәм климат җиһазлары, энергия ресурсларын үлчәү һәм исәпләү приборлары, электр һәм җылылык энергиясен тапшыру чаралары, автоматлаштыру һәм идарә өчен микроэлектрон техника, программалар һәм башка күп нәрсәләр тәкъдим ителә. Симпозиумның максаты булып энергия ресурсларын нәтиҗәлерәк файдалану, җитештерүгә энергия саклаучы заманча технологияләр кертү һәм конкуренциягә сәләтле энергия саклаулы һәм экологик продукцияләр җитештерүгә ярдәм итү тора.
7 декабрьдә, XIII Халыкара “Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” һәм XIV Халыкара махсус “Энергетика. Ресурслар саклау” күргәзмәсе кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “Экология. Экологик чиста энергия” конференциясе үткәрә.


 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International