«Экологик аң көне»

2013 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе
2013 елның 15–18 апрелендә Татарстанның Азнакай, Актаныш, Мөслим һәм Сарман районнарында 5-8 класс укучылары өчен “Экологик аң көне” кысаларында экологик дәресләр үткәреләчәк. Аларда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре дә актив катнашачак.
Проект “Бердәм Россия” политик партиясе Социаль платформасының Россия Федерациясе территориясендә Әйләнә-тирәлекне саклау елы үткәрүгә бәйле “Бергә эшлик” экологик хәрәкәте чараларын яклау турындагы карары нигезендә тормышка ашырыла.
“Экология көне”н информацион тәэмин итү һәм күрсәтү – www.doit-together.ruинтернет сайтында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International