ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2013 ел
сишәмбе
18 майда, Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында, Бөтенроссия Урман утырту көне уздырыла. Акция урманга сак караш тәрбияләү максатын күздә тота. Агачлар утырту буенча чаралар республиканың барлык шәһәр һәм районнарында узачак. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре Кадыш бистәсе янында Зәңгәр күл территориясендә агач утыртачаклар.

13
май, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында территориаль идарәләр һәм Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясе белгечләре катнашында киңәйтелгән киңәшмә булып узды. Казанга Татарстан территориаль идарәләреннән, санитар-экологик икеайлык кысаларында эшләү өчен, инспекторларның яңа нәүбәте килгән иде.
Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында Азнакай шәһәр гимназиясенең кече классларында Экологик белем көненә багышланган дәресләр булып узды. Аларда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенең махсуслашкан аналитик контроль инспекциясе (СИАК) хезмәткәрләре дә актив катнашты.
Калдыклар белән эш итү өлкәсендәге бозулар өчен Республикада 7 миллион сумлык штраф санкцияләре салынган. Бу турыда Хөкүмәт Йортында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров белдерде. Ул шулай ук республикада 15 апрельдән башланган санитар-экологик икеайлыкның беренче аена йомгак ясады. Аның әйтүенчә, муниципалитетлар территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча шактый эш башкарган, күп кенә шимбә һәм чәршәмбе өмәләре оештырылган.

8
май, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Казан шәһәренең 7нче клиник больницасы территориясендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Казан шәһәр башкарма комитеты, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Иҗтимагый экологик советы, 7нче клиник больница вәкилләре Кече Акчарлак күлен чистарту һәм төзекләндерү мәсьәләләрен тикшерделәр. Тикшерүдә Яңа Савиново районында яшәүчеләр дә актив катнашты.

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Мамадыш тракты буенча Казанга кергән җирдә төзелеш калдыклары чүплеге таптылар. Якындагы складлар каравылчысының аңлатмасына караганда, чүп-чар махсус китерелгән – аны асфальт юлның шушы өлешен төзүдә кулланырга ниятләгәннәр. Инспекторлар берничә кагыйдә бозуны ачыклады.

Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан юл буе территорияләре, аерым алганда Мамадыш тракты буйлап пресс-рейд оештырылды.

Теләче районына таба юл буе полосасында ауган агачларны һәм коры-сарыны җыештыру буенча бернинди санитар савыктыру чаралары да үткәрелмәгән, – Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары шундый нәтиҗәгә килделәр.

Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Мамадыш тракты буендагы территорияләрне карадылар. Самомыр чүплеге ягыннан Казанга керә торган юл читендә рөхсәтсез төзелеш калдыклары өеме табылды. М-7 трассасына илтә торган бу юл тармагына Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүнең Татарстан буенча дәүләти бюджет оешмасы хезмәт күрсәтә.


7
май, 2013 ел
сишәмбе

Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Киров районына пресс-рейдка чыктылар. Аракчино бистәсендәге Бөтен диннәр храмы янында тимер-бетон эшләнмәләрдән торган рөхсәтсез төзелеш калдыклары чүплеге табылды.

Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Киров районы буенча пресс-рейдка чыктылар. Аеруча игътибар Архангел урамындагы Лагерь станциясе буендагы территориягә юнәлтелде. Инспекторлар бу төбәктә 16 апрельдән бирле эшлиләр инде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International