Юл буе территорияләре буйлап пресс-рейд

2013 елның 8 мае, чәршәмбе
Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Мамадыш тракты буендагы территорияләрне карадылар. Самомыр чүплеге ягыннан Казанга керә торган юл читендә рөхсәтсез төзелеш калдыклары өеме табылды. М-7 трассасына илтә торган бу юл тармагына Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүнең Татарстан буенча дәүләти бюджет оешмасы хезмәт күрсәтә. Юл буе территорияләренең торышын күзәтеп тору да шуның бурычы булып тора. Бу оешманы Экология министрлыгы инспекторлары активрак эш итәргә өндиләр. Территория Казан Башкарма комитетының Совет районы администрациясе көчләре белән тәртипкә китерелде. Бүген ул урында “Айнур һәм Ко” юл төзелеше фирмасының авыр техникасы эшләде. Чүп-чар тиешле рәвештә җыештырып озатылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International