Ауган агачлар һәм коры-сары янгын куркынычы тудыра

2013 елның 8 мае, чәршәмбе
Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан юл буе территорияләре, аерым алганда Мамадыш тракты буйлап пресс-рейд оештырылды.
Теләче районына таба юл буе полосасында ауган агачларны һәм коры-сарыны җыештыру буенча бернинди санитар савыктыру чаралары да үткәрелмәгән, – Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары шундый нәтиҗәгә килделәр. Коры агачлар янгын куркынычы тудыра. Бу турыда искәрмәләр территория хуҗасына тапшырылачак, ул исә җитешсезлекне кыска вакытта бетерергә тиешле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International