ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2013 ел
дүшәмбе
Безнең илдә борын-борыннан туй көнендә агач утырту гадәте булган. Шулай итеп, өйләнешүчеләр үзләренең киләчәк бәхетләренә һәм гаилә иминлегенә нигез салганнар.

Хәзерге вакытта мондый матур һәм тирән мәгънәле гадәт инде онытылган... Минзәлә районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре өйләнешүчеләрнең агач утыртуын яңадан тормышка кайтарырга булдылар.

Республиканың муниципаль районнарында 27 апрель көнне үткән өмәдә 232 меңнән артык кеше катнашкан. Эшләргә 1.5 меңнән артык техника берәмлеге җәлеп ителгән, каты көнкүреш калдыклары полигоннарына 123 мең куб.м калдык озатылган, 19 меңнән артык агач һәм куак утыртылган. Бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган атналык киңәшмәдә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров шундый белешмәләрне атады. Киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды, анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

30
апрель, 2013 ел
сишәмбе
Республикада өмәләр ничек узган, һәм санитар-экологик икеайлыкның беренче нәтиҗәләре нинди? Кайсы районнар кара исемлектә? – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының территориаль идарәләре инспекторлары санитар-экологик торышны җирдән дә, күктән дә күзәттеләр. Территорияләрне тимер юл буйлап һәм вертолеттан күзәтү турында Татарстан ДТРК телеканалы “Экологик патруль” дигән тапшыру әзерләде.

29
апрель, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының программ продуктлары тәкъдим ителде. Атап әйткәндә, – “Татарстан Республикасының экологик картасы” геоинформацион системасы, “Халык контроле” дәүләти информация системасы. Кунакларны министр Артем Сидоров тәбрикләде.
Экологик проблемаларны чишүгә Татарстан Хөкүмәте эшендә зур өстенлек бирелә. Бу турыда бүген республикада калдыклар белән эш итүнең бердәм комплекслы системасын оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәйтелгән киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы бу киңәшмә Татарстан Хөкүмәте йортында узды. Аны Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Владимир Кириллов алып барды. Киңәшмә эшендә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров та катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Владимир Кириллов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Исегезгә төшерәбез: Владимир Кириллов Казанга Татарстанда калдыклар белән идарә итүнең бердәм комплекслы системасын оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәйтелгән утырыш үткәрү өчен килгән иде.
Июнь башында Ульяновск өлкәсендә III Идел буе экологик атнасы, аның кысаларында исә “Идел буе Федераль округында экобизнес” дигән форум һәм регион-ара күргәзмә уздырылачак. Форум пленар утырыш һәм түгәрәк өстәлләрне үз эченә ала, аларда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы делегациясенең дә катнашуы күздә тотыла. “Идел буе Федераль округында экобизнес” регион-ара күргәзмәсендә предприятие һәм оешмаларның табигатьтән рациональ файдалану һәм экология буенча инновацион эшләнмәләр өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәләре тәкъдим ителәчәк.

26
апрель, 2013 ел
җомга
Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Казан территориясе вертолеттан күзәтелде. Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Рәмил Низамов һәм министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров шәһәр һәм шәһәр яны территорияләрен рөхсәтсез чүп-чар ташлау урыннарын һәм башка тәртип бозуларны ачыклау максаты белән күзәттеләр.

25
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе
25 апрель көнне Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, министрның инвестиция-инновация эшчәнлеге буенча урынбасары Равил Кузюров рәислегендә, “ЭКОлаб” компаниясе вәкилләре белән очрашу булып узды.
Кунаклар арасында “ЭКОлаб” ЯАҖ һәм “НАЛКО” ҖЧҖ генераль директоры Вацлав Харант, “ЭКОлаб” компаниясенең дәүләт органнары белән элемтә буенча вице-президенты Рамола Мусанте, “НАЛКО” ҖЧҖ су эшкәртү буенча бизнес менеджеры Алексей Латышев бар иде. Очрашуда катнашучылар “ЭКОлаб” компаниясенең Татарстан территориясендәге индустрия объектларында экологик күрсәткечләрне яхшырту буенча эшчәнлеген киңәйтү мөмкинлекләрен тикшерделәр.

Казанның мәктәпкәчә яшьтәге инвалид балаларны социаль тернәкләндерү үзәге “Здравушка”да, “Экологик тернәкләндерү” проектын тормышка ашыру кысаларында, “Яз килде” дип аталган экологик белем бирү чарасы булып узды. “Экологик тернәкләндерү” проекты Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан 2005 елдан бирле тормышка ашырыла, ул Тернәкләндерү үзәге территориясендә мөмкинлеге чикләнгән балаларда, мәктәпкәчә оешмаларда һәм гомуми белем мәктәпләрендә укучыларда, микрорайонда яшәүчеләрдә экологик культура формалаштыруга ярдәм итә торган яңа экологик тирәлек формалары төзүгә юнәлтелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International