Кече Акчарлак күленең яңа күренеше

2013 елның 8 мае, чәршәмбе
Бүген Казан шәһәренең 7нче клиник больницасы территориясендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Казан шәһәр башкарма комитеты, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Иҗтимагый экологик советы, 7нче клиник больница вәкилләре Кече Акчарлак күлен чистарту һәм төзекләндерү мәсьәләләрен тикшерделәр. Тикшерүдә Яңа Савиново районында яшәүчеләр дә актив катнашты.
Очрашуда катнашучылар, территорияне төзекләндерү буенча “Татинвестгражданпроект” предприятиесе төзегән проектны шул урынга барып карадылар һәм, яңа тәкъдимнәр буенча, аңа кайбер төзәтмәләр керттеләр. Бөтен күл мәйданының 25%ын биләп торган яр буе үсемлекләре зонасын яңадан торгызу турындагы Иҗтимагый экологик совет теләге исәпкә алынды. Күл территориясенең әлеге вакытта автопарковка биләп торган өлеше дә төзекләнәчәк. Очрашуда яр авышлыкларын георәшәткәләр белән ныгыту, камыш, акчарлак ояласын өчен тал куаклары утырту кебек вариантлар да каралды. Шулай ук күлдә кечкенә фонтаннар һәм су читенә төшү өчен басмалар урнаштырырга тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International