Төзелеш калдыклары чүплеге

2013 елның 8 мае, чәршәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Мамадыш тракты буенча Казанга кергән җирдә төзелеш калдыклары чүплеге таптылар. Якындагы складлар каравылчысының аңлатмасына караганда, чүп-чар махсус китерелгән – аны асфальт юлның шушы өлешен төзүдә кулланырга ниятләгәннәр. Инспекторлар берничә кагыйдә бозуны ачыклады. Төзелеш чүп-чары өеме яшел зонада барлыкка килгән, авыр техника тәгәрмәчләреннән туфракта тирән эзләр калган, юл төзелешенә рөхсәт юк. Ул гына да түгел, чүплек барлыкка килгән кишәрлек хосусый төзелеш өчен сатуга куелган.
Пресс-рейдны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы санитар-экологик икеайлык кысаларында оештырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International