Рөстәм Миңнеханов: «Чүп-чар ташлаучыларның кулына сугарга кирәк»

2013 елның 13 мае, дүшәмбе
Калдыклар белән эш итү өлкәсендәге бозулар өчен Республикада 7 миллион сумлык штраф санкцияләре салынган. Бу турыда Хөкүмәт Йортында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров белдерде. Ул шулай ук республикада 15 апрельдән башланган санитар-экологик икеайлыкның беренче аена йомгак ясады. Аның әйтүенчә, муниципалитетлар территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча шактый эш башкарган, күп кенә шимбә һәм чәршәмбе өмәләре оештырылган.
Беренче айда полигоннарга 191 мең кубометрдан артык калдык чыгарылган, тәртип урнаштыруда республиканың 400 меңнән артык халкы катнашкан.
Тулаем республика буенча калдыклар белән эш итү өлкәсендә 3804 бозу очрагы ачыкланган. Нәтиҗә буларак 2300 административ беркетмә төзелгән, бозулар өчен 99 предприятие һәм оешма, 498 вазифалы зат җаваплылыкка тартылган. 30 факт буенча, тупас бозуларга юл куйган оешмаларга карата прокуратура органнарына материаллар җибәрелгән. Тулаем суммада 7 миллион сумлык штраф санкцияләре салынган.
Республика буенча тулаем 751 рөхсәтсез калдык ташлау урыны ачыкланган, шуларның 302се бетерелгән.
15 майда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә барлык мәгариф оешмаларында “Бердәм экологик дәрес” экологик агарту республика акциясе үткәреләчәк.
18 майда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан традицион Урман утырту көне оештырылачак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, территорияләрне санитар чистарту буенча эшләрне дәвам итүне сорады. “Бу – культура. Урман массивларына һәм чокырларга чүп-чар ташлаучыларның кулына сугарга кирәк”, – дип тәмамлады.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International