Бөтен диннәр храмы янында чүплек

2013 елның 7 мае, сишәмбе
Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Киров районына пресс-рейдка чыктылар. Аракчино бистәсендәге Бөтен диннәр храмы янында тимер-бетон эшләнмәләрдән торган рөхсәтсез төзелеш калдыклары чүплеге табылды. Чүплек Куйбышев сусаклагычы яр буенда барлыкка килгән. Беренче версия буенча, бу – элекке тимер юл станциясе калдыклары. Барлык материаллар, чара күрү өчен, Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсенә тапшырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International