Казан шәһәренең Идел буе һәм Вахитов районнары администрациясе көче белән бүген Мирный бистәсендә стихияле һәм рөхсәтсез чүплек бетерелде. Чүп-чар өемнәре Мирный бистәсе – Дәүләки бистәсе – Каенлык юл чатында барлыкка килгән иде. Элек бу территория коймаланган булган, ләкин закон бозучыларны ул да туктатмаган. Баганаларны казып алганнар, һәм рөхсәтсез калдыклар ташлау дәвам иткән.
15 майда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Совет районының бакчачылык ширкәтләренә пресс-рейд оештырдылар. Алар тарафыннан табигать саклау законнарын һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозуның берничә очрагы ачыкланды. “Вишенка” бакчачылык ширкәте рәисенә контейнерлар һәм аларны куярга бетонлы мәйданчыклар булмаган өчен 15 мең сум күләмендә штраф салыначак.
Экологик икеайлык дәвам итә. Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы бинасы янында республика территориаль идарәләре инспекторларының Казанга шәһәрнең санитар-экологик торышына күзәтчелекне көчәйтү өчен килгән яңа составы сафка тезелде. Инспекторлар экологик закон бозучыларны ачыклаячак, рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарына инвентаризация үткәрәчәк.