“Җирдә су”

2013 елның 13 мае, дүшәмбе
Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында Азнакай шәһәр гимназиясенең кече классларында Экологик белем көненә багышланган дәресләр булып узды. Аларда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенең махсуслашкан аналитик контроль инспекциясе (СИАК) хезмәткәрләре дә актив катнашты.
“Җирдә су” – дәреснең темасы шундый иде. Анда белгечләр балаларга су һәм аның үзлекләре, суның кеше организмына йогынтысы турында сөйләделәр. Аеруча игътибар су объектларын саклауга һәм табигатькә сак карашка юнәлтелде. Укучылар өчен экологик викторина һәм конкурслар да үткәрелде. Иң активларга бүләкләр бирелде.
Белешмә өчен: 1991 елның 12 маеннан башлап Россиядә һәм БДБ илләрендә Экологик белем көне билгеләп үтелә. Бу көндә шәһәр һәм бистәләрдә төрле экологик акцияләр оештырыла, алар белем бирү рәвешендә дә, практик рәвештә дә булалар: табигатьне саклау темасына күргәзмәләр, конференцияләр һәм балалар иҗаты конкурслары үткәрелә, кешеләр табигать саклау чараларында – елга ярларын һәм сулыкларны чистартуда, паркларны җыештыруда, территорияләрне яшелләндерүдә катнашалар. Бу бәйрәм табигатькә битараф булмаган һәркемгә катнашлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International