ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан шәһәренең Идел буе һәм Вахитов районнары хакимиятендә хакимият башлыгы урынбасары Рәмил Сафин әлеге районнар территориясендә эш итүче 70тән артык оешма һәм предприятие вәкилләре катнашында төзекләндерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда язгы ташу чорына әзерлек һәм республикада санитар-экологик икеайлык үткәрү мәсьәләләре тикшерелде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров 2014 елда территорияләрне чистарту йомгаклары турында сөйләде. Быел, Казанда су спорты буенча Дөнья чемпионаты үткәрелүгә бәйле рәвештә, су объектларын карап тотуга зур әһәмият биреләчәк.


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 11 мартында Татарстан Хөкүмәте Йортында Идел төбәкара табигать саклау прокуроры Вениамин Селифанов белән очрашты. Анда шулай ук Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, Казан төбәкара табигать саклау прокуроры Олег Даминов катнашты. Очрашу кысаларында табигать саклау законнарын Татарстан территориясендә үтәү мәсьәләләре тикшерелде.



11
март, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстанда үткәреләчәк V Республика яшьләр форумында катнашуга гаризалар кабул итү төгәлләнде. “Экологик куркынычсызлык” юнәлеше буенча егермедән артык эш керде. Алдан карау йомгаклары буенча билгеле таләпләргә ярашлы эшләр сайлап алыначак. Презентацияне апрельнең беренче яртысына үткәрү ниятләнә. Форумда 16-30 яшьләрдәге сәләтле яшьләр (35 яшькәчә булган галимнәр), балаларның һәм яшьләрнең җәмәгать оешмалары активы катнаша. Аның кысаларында “Яшьләр фәне һәм инновацияләр”, “Архитектура һәм шәһәр тирәлеге”, “Син эшмәкәр”, “Игелек технологиясе”, “Куркынычсызлык”, “Кече Ватан”, “Арт-квадрат”, “Белешмәләр агымы”, “Яшьләр коррупциягә каршы”, “Киләчәккә старт” 

Балалар экология-биология үзәге, Түбән Кама район башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Әйләнә-тирәлекне саклау бүлеге белән берлектә, “Татарстанның чиста урманнары” дигән муниципаль балалар иҗаты конкурсы үткәрә. Аның максаты – яшь буында экологик культура формалаштыру, укучыларны туган якның тарихи һәм табигый мирасы белән ныграк кызыксындыру. Конкурс 2015 елның 20 мартыннан 1 сентябренә кадәр, укучыларның җәйге каникулда танып-белү һәм иҗат активлыгын күтәрүне күздә тотып үткәрелә.


10
март, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 10-27 мартында 4нче балалар экология-биология үзәгендә Кече яшьтәге мәктәп балаларының «Юннат-2015» II региональ фәнни-гамәли экологик конференциясе үткәрелә. Анда гомуми һәм өстәмә белем бирү оешмаларының 7-11 яшьләрдәге (1‑5 класслардагы) укучылары катнаша ала. Тәкъдим ителгән эшләрдә экспериментлар, тикшеренүләр, куелган максат, шул максат буенча ирешелгән ахыргы һәм арадаш нәтиҗәләр булырга тиеш. Конкурсант гамәли тикшеренү эшендә үзе катнашырга бурычлы.


 


7
март, 2015 ел
шимбә

Хөрмәтле хатын-кызлар!

Сезне якты-матур яз бәйрәме – 8 Март белән чын күңелдән котлыйм!

Бу язгы көндә, кадерле хатын-кызлар, мин сезгә һәм якыннарыгызга, барыннан элек, ныклы сәламәтлек, татулык, күңел җылысы, ярдәмчеллек, бетмәс куәт, иминлек, уңышлар, яңа идеяләр һәм якты киләчәк телим! Һәр көнегез якын кешеләрегезнең җылысы, игътибары белән тулып торсын, яныгызда ышанычлы ирләр булсын!

Бүген Яшел Үзәннең “Маяк” спорт комплексы базасында Татарстан дәүләт хезмәткәрләренең V спартакиадасы башланды. Чаңгы узышларында Татарстан министрлыклары һәм тармакларының 27 командасы катнашты. Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре тулай команда исәбендә 6нчы урынны алды.


 

8 мартта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Альберт Әүхәт улы Маликов туган көнен үткәрә. Ул министрлыкта 2013 елның маеннан бирле эшли.

Экология министрлыгы коллективы Альберт Әүхәтовичны туган көне белән котлап, аңа иң кыю ният һәм башлангычларында уңышлар, бетмәс куәт, гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер тели.


 


6
март, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында республикага эш визиты белән килгән ЮНИДО делегациясе белән очрашу үткәрелде. Делегацияне ЮНИДОның халыкара эксперты Кристобаль Вигнал, милли эксперт Александр Кнорре, ЮНИДО проектларының милли координаторлары Борис Мельничук һәм Максим Елисеев тәшкил итә. Министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов аларга Экология министрлыгының эшләре, “Татарстан Республикасының экологик картасы” системасын эштә куллану турында сөйләде. Очрашу кысаларында шулай ук берничә уртак экологик проектны тормышка ашыру тикшерелде.

 


5
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 1 апреленә кадәр “Экология. Иҗат. Балалар.” фестивале кысаларында үткәрелүче халыкара иҗат конкурсына гаризалар кабул ителә. Оештыручысы – Мәскәү зоопаркы. Төп бурычы – балаларны иҗат аша экологик проблемаларга җәлеп итү. Конкурска экология темасына бәйле шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, пьесалар, спектакльләр, оригиналь сценарийларга нигезләнгән фильмнар һәм мультфильмнар, фотографияләр, сәнгати һәм кулланма эшләр кабул ителә. Анда Россиянең һәм чит илләрнең теләсә кайсы гражданы катнаша ала.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International