Татарстан фотосөючеләрен “Россиянең су хәзинәләре” Бөтенроссия туган як су пейзажлары фотографияләре конкурсында катнашырга чакыралар. Мероприятие Су ресурслары Федераль агентлыгы тарафыннан Россиядә Экология елы кысаларында үткәрелә. Конкурста фотография авторлары – Россия Федерациясенеж 16 яшьтән өлкәнрәк гражданнары катнаша ала. Эшләрне электрон төрдә 2016 елның 1 декабреннән 2017 елның 1 октябренә кадәр Россия Су ресурслары агентлыгының рәсми сайтына җибәрергә кирәк.
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе һәм Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Иминлек бәйрәме” оештырдылар. Яңа ел алдыннан интерактив чара “Әкият” Татар Дәүләт Курчак театрында узды. Балаларга табигатькә сакчыл мөнәсәбәт, аның байлыкларын һәм матурлыгын саклау өчен җаваплылык турында һәм юлда куркынычсызлык тәртибе кагыйдәләре турында сөйләделәр. “Экологик тәрбия кирәк, - диде Экология министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы
2017 елның 1 январена кадәр барлык юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр үзләренең тирә-як мохиткә тискәре йогынты ясый торган объектларын дәүләт исәбенә куярга тиеш. Исәпкә куелу өчен гаризаның электрон формасы, шулай ук аны тутыру буенча тиешле аңлатмалар Ростабигать күзәтчелегенең ирекле кереп була торган рәсми сайтында бар (rpn.gov.ru). Региональ дәүләт экологик күзәтчелегенә караган табигать кулланучылары, тутырылган гаризаларын электрон төрдә Ростабигать күзәтчелеге сайтында урнаштырылган электрон сервис аша Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына җибәрәләр. Электрон цифрлы имза булмаган очракта, шулай ук әлеге гаризаның кәгазь төрен (имзаланган һәм мөһер белән
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин РФ табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской белән очрашты. Россиядә Экология елын үткәрү турында сөйләштеләр. “Әдәбият, мәдәният, экология белән бер ел шөгыльләнеп, аннан соң бөтен нәрсәне ташларга ярамый. Әмма шулай да бу безгә игътибарны иң кискен мәсьәләләргә һәм проблемаларга тупларга мөмкинлек бирә
“Кыргый табигатьне киләчәк буыннар өчен саклап калуның иң нәтиҗәле ысулларыннан берсе булып саклана торган табигый территорияләр системасын үстерү һәм биотөрлелекне саклау тора”,- дип белдерде РФ табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской “Киләсе буыннар мәнфәгатьләрендә Россия Федерациясенең экологик үсеше турында” темасы буенча Россия Президенты Владимир Путин үткәргән Дәүләт советы утырышында. “Хайваннарның югалып бара торган барлык төрләре: амур юлбарысы, алгы азия һәм ерак көнчыгыш капланнары, ак аю, зубр, Пржевальский аты буенча аларның популяциясен стабильләштерү һәм арттыру буенча максатчан программалар
Экскаваторлар гөрелтесе һәм КамАЗлар тавышы Балык Бистәсе районының Дон-Урай кешеләрен сагайта. Участокта законсыз ком чыгарылу ихтималы турында хәбәр белән алар Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының кайнар линиясенә мөрәҗәгать итәләр. Урынга Экология минстрлыгының Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе белгечләре чыга. Экскаватор һәм 3 йөк автомобиле йөртүчеләре тотыла. Тирә-юньдәгеләрнең игътибарын җәлеп итмәс өчен, ком чыгару тәүлекнең караңгы вактында башкарылган. Алынган запасларның күләме – 30240 куб.м., тирәнлеге – 25 метрдан артык
“Зәңгәр диңгез култыгы” – Казан шәһәренең Залесная урамында күргән тапка кешеләр шундый исем бирде. Туфракка нинди матдә түгелгәнлеген һәм аның табигатькә нинди зыян салырга мөмкинлеген ачыклау өчен, бу урынга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк аналитик контроль махсуслаштырылган инспекциясе белгечләре белән берлектә Үзәк территориаль
Бөгелмәдә С.Ф.Морозов исемендәге ХI ачык Республика тикшеренү эшләре конференциясе булды. Иң яхшы ЭКОпроектларның авторлары – Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 2-5 сыйныфлары укучылары – конкурс комиссиясенә үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Жюри составына Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк
Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской “Зарарлы (пычраткыч) матдәләрнең атмосфера һавасында таралышын исәпләү алымнарын раслау турында” боерыкка кул куйды, дип хәбәр итә Россиянең Табигать министрлыгы матбугат хезмәте. Боерык Россия Юстиция министрлыгына дәүләт теркәвенә җибәрелгән. Документ 1986 елның 4нче августында СССР Дәүләт гидромет комитеты тарафыннан расланган Предприятиеләр
Яңа ел чыршысы, татлы бүләкләр, бизәлгән зал, балалар көлүе һәм, әлбәттә инде, яхшы һәм уңай кәеф. Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында балалар өчен әкият персонажлары белән яңа ел тамашасы