Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара форумы кысаларында «Сәнәгать шәһәрләре экологиясе, яки эре мегаполислар халкы өчен яшәү тирәлеге иминлеген ничек тәэмин итәргә» сессиясе узды, анда Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Казанның экологик үсеше турындагы доклад белән чыгыш ясады.
2025 елның 13-15 маенда «Байтик» сәламәтләндерү-укыту комплексы базасында (Крутушка бистәсе) «Экодулкын» яшьләр экология оешмаларының IX Республика форумы уза.
Санитар-экологик икеайлык барышында ТР Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары Зәй районы территориясендә калдыклар ташлану урынын ачыклады. Калдыклар – бетон әйберләр һәм төзелеш кирпече.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында республика елгалары һәм сулыкларының экологик торышын яхшырту буенча фәнни-тикшеренү эшләре барышында ачыкланган проблемалы мәсьәләләрне хәл итү һәм тискәре йогынты факторларын бетерү өчен сынау объекты – Казансу елгасы мисалында төзелгән ведомствоара эшче төркемнең беренче киңәшмәсе булды.
Санитар экологик икеайлык кысаларында Ык буе идарәсе инспекторлары Азнакай һәм Мөслим районнарына мониторинг үткәрделәр. Тикшерү вакытында экологлар ике чүплек таптылар.
Май аенда Әлмәттә яшәүче битараф булмаган кешеләр SUNSUP сап-клубы белән ТР Экология министрлыгы һәм Көньяк-көнчыгыш идарәсе инспекторлары ярдәмендә мавыктыргыч өмә үткәрделәр. Су такталарында йөргәндә 20 катнашучы Дала Зәе елгасыннан һәм аның ярларыннан чүп-чар җыйды.
Балык Бистәсе районы территориясен мониторинглау барышында калдыкларны рөхсәтсез җыю урыны ачыкланды. Балтач авылында урнашкан җир кишәрлегендә төзелеш калдыкларын ташлау урыны теркәлде. Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы 300 кв.м тәшкил итә.
«АБВГДейка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ТР Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсендә булдылар. Балалар өчен экскурсия уздырылды, анда алар экология һәм лаборатор тикшеренүләр дөньясына чума алдылар.
Кайбыч районы территориясен тикшергәндә Иске Тәрбит авылы читендә рөхсәтсез чүп-чар ташлау урыны табылды. Чүплекнең гомуми мәйданы 105 кв.м тәшкил итә.
16 октябрьдә Ленинград өлкәсенең Волосово шәһәрендә Россия балалар экологик киносы көне – халыкара катнашында Бөтенроссия фестивале узачак. Чара "Экологик иминлек" илкүләм проекты максатларына ярдәм итү өчен иҗади аңлау аша туган якның әйләнә-тирә мохит проблемаларына игътибарны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.