Татарстан халкы тагын 8 тонна электроломны эшкәртүгә тапшырды

2025 елның 11 июле, җомга

«Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасы кысаларында Татарстанның 17 бюджет оешмасы «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән 8 тонна электролом тапшырган. Җыю чаралары Чаллы, Әгерҗе һәм Менделеевск районнарында узды. Барлык җыелган техника эшкәртүгә махсуслаштырылган экология комбинатына тапшырылачак.

«Утильләштерү мәктәбе: электроника» башланганнан бирле Татарстан быел 63,4 тонна электрон һәм электр җиһазлары калдыкларын эшкәртүгә җибәрде. Бу санны республиканың 21 районыннан 114 оешма тапшырган.

Мәгариф учреждениеләрендә ял сезоны башлану сәбәпле, табигатьтән рациональ файдалану фонды 14 июльдән 31 августка кадәр җәйге каникулларга күчә. Бу чорда «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасын яңарту планлаштырыла. Программаның алга таба эшләү тәртибе һәм шартлары турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Табигатьтән рациональ файдалану фонды арасында экологик программаларны гамәлгә ашыруда, аерым алганда «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасын гамәлгә ашыруда үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Программаның төп максаты – халыкка үз срогын үтәгән техниканы эшкәртүгә экологик һәм уңайлы итеп тапшыру мөмкинлеген тудыру. Утильләштерү Табигатьтән рациональ файдалану фондының электрон һәм электр җиһазлары калдыкларын эшкәртү буенча үз куәтләрендә, шулай ук партнер предприятиеләрендә башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International