Экологлар хокук бозучыны Казандагы чүплекне бетерергә мәҗбүр итте

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Әмәт торак массивында төзелеш калдыкларын рөхсәтсез җыю урынын экологлар җирле халык ярдәме белән ачыкладылар. Гражданнар хәбәр иткәнчә, Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары 104 кв. м мәйданлы чүплек таптылар.
Җир кишәрлеге милекчесенә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның ярамавы һәм хокук бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелде. Хәзерге вакытта чүплек бетерелгән, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International