Татарстан Экология министрлыгы һәм Арча районы башкарма комитеты арасында хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында Югары Аты авылы янындагы чүплек бетерелде.
Җитештерү һәм куллану калдыклары белән чүпләнгән территориянең мәйданы 4800 кв. м тәшкил итә иде. Әлеге чүплек 2025 елга Арча районы тарафыннан җирле бюджет хисабына табигатьне саклау чаралары исемлегенә кертелгән. Бүгенгә табигатьне саклау законнарын бозу бетерелгән, калдыкларны рөхсәтсез җыю урынын тәртипкә китерү эшләре тәмамланган.
Экологик кертемнәр табигатьне саклауга һәм экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән төрле проектлар үткәрү өчен мөмкинлек бирә. Бу ресурслар табигать зоналарын торгызу һәм саклау өчен дә, шулай ук экологик өйрәтү, экологик туризмны үстерү һәм халыкта зуррак экологик җаваплылык булдыру чараларын оештыру өчен дә файдаланыла.