Әлки районының Югары Әлки авылында рөхсәтсез чүплек бетерелде

2025 елның 11 июле, җомга

Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге белгечләре белән бергәләп автомобиль юлы янына барганда җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау  фактына юлыктылар. Санкцияләнмәгән чүплек составында пычранмаган кара металлар (шул исәптән чуен һәм корыч тузан), гомуми массасы 800 кг булган 30 кв.м мәйданда урнаштырылган калдыклардан торган.

Ачыкланган хокук бозу факты буенча Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары тарафыннан Әлки муниципаль районының Түбән Әлки авыл җирлеге башкарма комитетына карата, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында таләп итеп, табигатьне саклау законнарын бозуның ярамавы турында кисәтү бирелде.

Кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә чүплек тулысынча бетерелде. Министрлык «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында һәм Россия Федерациясе Президентының экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән указлары нигезендә төбәктә санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау һәм бетерү буенча системалы эшне дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International