ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Кодаш авыл җирлегендә чүплек таптылар. Хокук бозу Әгерҗе районын мониторинглау барышында ачыкланды. Калдыкларны законсыз туплау мәйданы – 231 кв.м, күләме – 157 куб.м.
Авыл җирлеге башкарма комитеты адресына хокук бозуны бетерү турында кисәтү җибәрелгән иде. Хәзерге вакытта чүплек бетерелгән.
Исегезгә төшерик, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:
- «ПОС» кире элемтә платформасында;
- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;
- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.