Ел башыннан атмосфера һавасын пычратуны контрольдә тотуның 17 автоматик станциясе тарафыннан 1,164 меңнән артык үлчәү башкарылган. Казан шәһәрендә урнашкан биш станция 413 меңнән артык үлчәү башкарган.
Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 1902 мөрәҗәгать килгән, шуларның 1130ы инде хәл ителгән.
Киләсе атнада бөтен ил иң мөһим бәйрәмнәрнең берсен - Җиңү көнен билгеләп үтәчәк.
«Татарстан Республикасы Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре 29 һәм 30 апрельдә җирле үзидарә органнарының, эшкуарларның һәм халыкның судан файдалану һәм җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлдерелгән семинарлар үткәрәчәк.
Аксубай районы территориясен мониторинглау барышында Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары калдыкларны рөхсәтсез җыю урынын ачыкладылар.
Очрашуда җитештерү һәм куллану калдыкларын эшкәртү һәм утильләштерү буенча компетенцияләр, казанышлар һәм җитештерелә торган җайланмалар турында мәгълүмат бирелде.
Санитария икеайлыгы кысаларында Кама аръягы идарәсе инспекторлары гомуми мәйданы 1490,5 кв.м булган җитештерү һәм куллану калдыкларының рөхсәтсез чүплеген ачыкладылар. Чүплек Афанас авыл җирлеге территориясендә табылды.
Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә торган «Экояз» конкурсының бишенче атнасы старт алды. Ярты юл артта калды, ә катнашучылар күп кенә игелекле һәм файдалы эшләр башкардылар: җимлекләр ясадылар, макулатура җыйдылар һәм агачлар утырттылар.
Алексеевск районының Олы Тигәнәле авылында төзелеш һәм ремонт эшләреннән калган чүплекләр табылды. Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы 50 кв.м тәшкил итә.
Экологик икеайлыкның яртысы диярлек артта кала, татарстанлылар «Экояз» экологик конкурсына һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән өмәләргә актив кушылуларын дәвам итәләр.