Экологлар ярдәме белән Азнакай районында чүплек бетерелде

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Актүбә шәһәр тибындагы бистәсендә законсыз чүплек таптылар. Чүпләнгән территориянең мәйданы 110 кв.м тәшкил итә.

Актүбә шәһәр тибындагы бистәсе башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмау һәм аларны бозу очракларын бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелде. Бүгенге көндә чүплек бетерелгән, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International