Ведомствоара эш төркеме утырышында 11 июльдән 10 августка кадәр Идел-Кама каскады гидроузелларының эш режимы килештерелде.
Татарстан Республикасыннан утырышта Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Алмаз Тугушев катнашты.
Куйбышев сусаклагычының су дәрәҗәсе 10 июльгә Югары Ослан гидропосты буенча 52,98 м, гидроузелның өске бьефында 52,96 м тәшкил итә.
Түбән Кама сусаклагычы транзит режимында эшли.
11.07.2025 елдан 10.08.2025 елга кадәр Росводресурсы тарафыннан сусаклагычларның гидроузеллары эшенең түбәндәге режимнары тәкъдим ителде:
Куйбышев: Волгоград гидроузелының эшен тәэмин итү режимында;
Волгоград: ташламалы чыгымнар чоры өчен уртача 5300-5700 куб. м/с;
Түбән Кама: гидроузел плотинасы янындагы өске бьефта су биеклеген 63,0-63,75 м БС тамгаларында тотарга.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тулаем алганда сусаклагычларның гидроузелларының эш режимын хуплады.
Ведомствоара эш төркеме утырышында яңгыраган Росгидромет мәгълүматларына караганда, III кварталда Идел-Кама каскады сусаклагычларына су агымы фаразы 29-37 куб. км яисә норманың 88% тәшкил итәчәк.
Сусаклагычлар гидроузелларының эш режимын билгеләү буенча Росводресурсы күрсәтмәләре Росводресурсы сайтында бастырылган.
Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын җайга салу буенча ведомствоара эш төркеменең киләсе утырышы якынча 9-10 июльдә узачак.