10 июльдән 16 июльгә кадәр Әлмәттә «Солнечный» лагеренда «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән яшь геологларның республика кыр олимпиадасы узачак. Быел олимпиадада 296 укучы катнашачак, шул исәптән Татарстаннан 35 команда.
Теоретик әзерлекне тикшерүдән тыш, балаларга практик күнекмәләр дә күрсәтергә кирәк: махсус геологик маршрут үтәргә, шлих тикшеренүләрен үткәрергә, палаткалы лагерь урнаштырырга, ут кабызырга һәм беренче медицина ярдәме күрсәтергә.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча 24 июльдән 4 августка кадәр Пермь краенда узачак яшь геологларның Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында катнашу өчен Татарстанның ике җыелма командасы формалаштырылачак.
Исегезгә төшерәбез, яшь геологларның кыр олимпиадасы Татарстанда 2014 елдан бирле үткәрелә. Төп бурычлары – укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, геология өлкәсендә һөнәри күнекмәләр булдыру, шулай ук яшь геология берләшмәләре эшчәнлеген популярлаштыру.