ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2025 ел
сишәмбе

Ык буе идарәсе инспекторлары санитар икеайлык кысаларында Ютазы районының Бәйрәкә авылы янында көнкүреш һәм төзелеш калдыкларын рөхсәтсез җыю урынын ачыкладылар. 


12
май, 2025 ел
дүшәмбе

Буадагы «Теремок» һәм «АБВГДЕЙКа» балалар бакчаларында экологлар балаларны табигать турында кайгырту кагыйдәләре белән таныштырдылар. Балалар үсемлекләр һәм хайваннар белән бәйле биремнәрне үтәделәр, шулай ук уен форматында әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт ысулларын – чүп-чарны ничек дөрес сортларга, агачларны ни өчен утыртырга һәм урманда үзеңне ничек тотарга кирәклегенә өйрәнделәр.

Экологлар республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә кергән 2056 мөрәҗәгатьнең 1298ен карап чыкканнар һәм хәл иткәннәр.

Татарстан Республикасы Геоүзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чара узды. Учреждение хезмәткәрләре азатлыгыбыз һәм чәчәк атуыбыз өчен гомерләрен биргән геройларны искә алдылар.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Ык буе идарәсе инспекторлары Азнакай шәһәрендә, Мөслим һәм Баулы районнарында өч чүплек таптылар.

«Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә торган «Экояз» республика конкурсына инде 1018 гариза килде.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторлары Кукмара районында ике чүплек тапты.


9
май, 2025 ел
җомга

ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков нурлатлыларны Җиңү көне белән котлады.

Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның илебезнең төп бәйрәме – Җиңү көне белән котлавын укыды!

Бүген, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы көнендә, Үзәк идарәнең өлкән белгече Алинә Габдрахманованың сеңлесе Энҗе Галимуллина үзенең бабасы истәлегенә шигырь сөйли. 


8
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан, 2025 елның 8 маенда, Чүпрәле районының Алешкин-Саплык авылында СССРның легендар авиация сәнәгате министры Петр Васильевич Дементьевка багышланган «Подвигу жить в веках» Сугышчан һәм Хезмәт даны музеен ачу тантанасы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International