Экологик-аналитик лаборатория буенча экскурсия. Идел-Чулман идарәсендә Чистай лицеистлары булып китте

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Экологик лаборатория эшен эчтән күрү һәм тикшеренүләр уздырганда катнашу. Чистай шәһәрендәге 1 нче лицейның 10 сыйныфында укучыларга шундый мөмкинлек туды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел-Чулман территориаль идарәсенең махсуслаштырылган аналитик контрольлек инспекциясе буенча лаборатория башлыгы Марина Захарова экскурсия уздырды. Ул атмосфера һавасын саклау буенча тикшереп торуның ни рәвешле тормышка ашырылуы турында – стационар һәм күчмә лабораторияләр эше турында сөйләде, анализ ясау өчен агынты су үрнәкләрен алуның ни рәвешле башкарылуы хакында аңлатты. Экскурсия барышында укучыларны тикшеренүләр уздыру өчен җиһазлар белән дә таныштырдылар.  Инспекция белгечләре җитәкчелегендә лицей укучылары суның катылыгын билгеләргә өйрәнде һәм бинокуляр ярдәмендә бер күзәнәкле организмнарның төзелешен ачыклады.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International