Халык белән турыдан-туры элемтә. Алексеевск һәм Спас районында яшәүчеләр Рөстәм Камалов белән экология мәсьәләләре хакында сөйләште

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

Чүпне аралап җыю һәм аны утильләштерү, сулыкларның сыйфат торышы һәм Биләр елгасының үзәнен турайту һәм чистарту. Алексеевск һәм Спас районнарында гражданнарны кабул иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау буенча шушы һәм башка мәсьәләләр күтәрелде. Авыл җирлекләре башлыклары һәм районнардагы оешмаларның вәкилләре белән Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов очрашты. "Табигать объектларының торышы безнең гражданнарны битараф калдырмавы сөендерә. Халык белән турыдан-туры элемтәдә торганда гына әлеге мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итәргә мөмкин", – диде Рөстәм Камалов. Ул шулай ук, Министрлыктагы инспекторлар табигатьтәге хокук бозуларга оператив йогынты ясасын өчен, Республика иҗтимагый экологик кабул итү системасы эшләве турында да ассызыклады. Хокук бозылуның барлык фактлары (гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз табу, санкцияләнмәгән чүплек урыны, су объектыннан файдалануны чикләү, сулыкка, туфракка пычратучы матдәләр ташлау, атмосфера һавасын пычрату) турында түбәндәгечә хәбәр итәргә мөмкин:

 

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;

- "Халык контроле" системасында "Экология" категориясенә;

- "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы буенча.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International