Иртәгә экология министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов Спас һәм Алексеевск районнарында гражданнарны кабул итәчәк

2018 елның 20 марты, сишәмбе

21 март көнне Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Спас һәм Алексеевск районнарында гражданнарны кабул итәчәк. Халык белән очрашу 11 сәгатьтә, Болгар шәһәре хакимияте бинасында узачак, түбәндәге адрес буенча: Пионер ур., 19. Экология мәсьәләләре буенча кабул итүгә түбәндәге телефоннар буенча язылырга була: 8(84347) 3-00-80, 8(84347)3-91-33.

15 сәгатьтә чара Алексеевск районы хакимияте бинасында да узачак, түбәндәге адрес буенча: Алексеевск ш.т.п., Совет мәйданы, 1 й. Кабул итүгә түбәндәге телефон буенча язылырга мөмкин: 8(84341) 2-53-31.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International