Фәннәр академиясендә узган фәнни сессиядә Татарстан Республикасында урманнарның роле һәм аларны саклау проблемалары хакында сүз булды

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Халыкара урман көненә багышланган фәнни сессия булды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре дә катнашты.

Очрашу барышында республикада урманнарның роле һәм аларны саклау проблемалары үзәк темага әйләнде. Яшеллекне арттыру, туфракның су һәм җил эрозиясенә каршы көрәштә урман утыртмаларының роле, урманнарның экологик әһәмияте турындагы мәсьәләләр күтәрелде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International