Бүген барча дөньяда Җир Көне билгеләп үтелә

2018 елның 20 марты, сишәмбе

20 мартта барча дөньяда Җир Көнен билгеләп үтәләр. Әлеге бәйрәмгә нигез салучы булып җәмәгать эшлеклесе Джон Мортон санала. 1840 нчы елларда ул, илдәге һәр гражданинның әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карашы программасы кысаларында, агачлар һәм куаклар утырту кампаниясен җәелдереп җибәрә. 1872 елда ул яшелләндерүгә багышланган көнне билгеләргә тәкъдим итә. Агач көне шул рәвешле барлыкка килә һәм шунда ук популярлык казана. 1970 елдан башлап, бәйрәмнең асылы әйләнә-тирә мохитне саклау буенча уртак идеягә килеп җитә һәм яңа аталыш ала – Җир Көне, ул гомуми илкүләм дәрәҗәсенә әверелә. 1971 елда Язгы көн-төн тигезләшү көнендә БМО әлеге бәйрәмне рәсми рәвештә кабул итә. Нәтиҗәдә ул дөньякүләм дәрәҗәсенә ирешә, елдан-ел тагын да киңрәк халыкара теләктәшлек казана.

Бүген Җир Көне – уртак глобаль йорт буларак планетаны яклау юлында гражданлык инициативаларының бөтендөнья хәрәкәте. Җир Көне кысаларында бөтен дөньяда төрле табигать саклау чаралары – табигатьне яклау турында экологик күргәзмәләр һәм фестивальләр, марафоннар һәм конференцияләр, территорияләрне җыештыру һәм агачлар утырту буенча акцияләр уза. Россиядә әлеге бәйрәм Экологик куркынычлылыктан яклау көннәре кысаларында билгеләр үтелә.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International