Республиканың "яшел фонды" сагында торган һәм газиз төбәкнең экологик куркынычсызлыгын карап тотуга зур өлеш керткән һәркемне ихлас йөрәктән тәбрик итәм!
Сез бик зур эш башкарасыз, аның нәтиҗәсе Татарстан Республикасында яшәүче һәркем өчен әһәмиятле. Үзегезнең көндәлек хезмәтегез белән сез республиканың яшел биләмәләрен, газиз табигатебезнең беренчел гүзәллеген һәм муллыгын киләчәк буыннар өчен саклыйсыз. Халыкара урман көне – Сезгә югары профессионаллык, максатчанлык һәм хезмәт сөючәнлек өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерүдә тагын бер форсат булып тора. Чын күңелдән Сезгә сәламәтлек, Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, туган төбәкнең урман байлыкларын саклау һәм үрчетү кебек хәерле эштә уңышлар телим!