Сулыкка кислород кертү максатында бүген Югары Кабан күлендә 70тән артык бәке тишелде. Табигать саклау чарасы Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хезмәткәрләрен, Россия ГХМ Татарстан Республикасы буенча идарәсенең һәм Татарстан Республикасы буенча Балыкчылык хезмәткәрләрен, КНИТУ-КАИ студентларын һәм табигатькә битараф булмаган кешеләрне берләштерде. Әлеге эш күлдә балыклар һәлак булуны булдырмаска ярдәм итәчәк, чөнки кышкы чорда табигый судагы кислород дәрәҗәсе кими. Татарстан Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Шиһапов билгеләп узганча, элегрәк сулыкта экологлар тарафыннан кислородның кимү күренеше теркәлгән булган. "Пробалар алу нәтиҗәсендә кислород күләме 1,5 мг/дм3 тәшкил итте, ә кышкы чорда нормада ул кимендә 4 мг/дм3 булырга тиеш", – дип хәбәр итте эколог. Мондый күренешнең сәбәпчесе көчле салкыннар һәм күпләп яуган кар булган. Хәзер әлеге күлдә бозның калынлыгы 80 см тирәсе тәшкил итә, бу исә табигый тирәлеккә кислород үткәрүне кыенлаштыра. Әлеге мәсьәләне хәл итү максатында табигать саклау чарасында катнашучылар күлдә бәкеләр ясады. Моңа охшаш чараны Экология министрлыгы белгечләре 2017 елның кышында Харовое күлендә уздырган иде, ул вакытта 50дән артык бәке тишелде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте