Бүген Тәтеш шәһәрендә Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлыкны нәтиҗәле уздыру мәсьәләләре хакында сүз барды. Идел аръягы зонасы районнарында табигать саклау чараларына әзерлекне Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров тикшерде. Киңәшмәдә Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары вәкилләре, ТКХ предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, каты көнкүреш калдыклары полигоннары директорлары, Экология министрлыгы инспекторлары катнашты. Очрашу кысаларында анда катнашучылар ике айга проблемаларны карады һәм бурычларны билгеләде. Экология министры урынбасары Фаяз Шакиров муниципаль районнарның барлык вазыйфаи затларын санитар-экологик икеайлыкны уздыруга җитди карарга һәм кар катламы эреп беткәннән соң Татарстан Республикасы территориясен тиешле торышка китерергә чакырды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте