Санитар-экологик икеайлыкны каршы алганда Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков вертолет белән очыш ясады. Табигать саклау ведомствосы башлыгы бүген Алабуга, Мамадыш, Түбән Кама, Сарман районнары һәм Яр Чаллы территорияләрен карады. Очыш кысаларында калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыру урыннары һәм гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз табу фактлары ачыкланды. Татарстанның экология министры әлеге җитешсезлекләрне бетерү һәм аларга юл куймау эшен көчәйтү күрсәтмәсен бирде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте