ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе инспекторлары металл конструкцияләр җитештерү предприятиесендә экологик таләпләрнең үтәлүен тәэмин итте.

Дистилляцияләүче су нәрсә ул һәм республикада һаваны ничек тикшереләр?

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында" Федераль законга һәм "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында" Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль законның 1 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында" Федераль законга пычратучы матдә ташлауларны, пычратучы матдә ташландыкларын автомат рәвештә тикшерүдә тоту системасы булдыру өлешендә кул куйды, дип хәбәр итә Россиянең Табигать министрлыгы.

Яшел Үзән районының "Исток" балалар лагерында экологик ликбез узды. Ял итүче балалар өчен белем бирү чарасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре уздырды.


3
август, 2018 ел
җомга

Кайбыч районында намуссыз казучыларга карата җинаять эше кузгатылды.

Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына 5804 мөрәҗәгать килде.

Әйләнә-тиршлекне саклауда һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүдә алдынгы казанышлар өчен халыкара экологик "EcoWorld"-2018 премиясе лауреаты исемен алырга теләүчеләр өчен Россия табигый фәннәр академиясе конкурс игълан итте.

1-18 яшькәчә булган яшь татарстанлылар "Төрле төсле тамчылар" Россиякүләм балалар өчен рәсем конкурсында катнаша ала. Аның максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, аларның ата-аналары һәм укытучылар бергәлеге арасында су ресурсларын сакчыл куллану һәм су ресурсларына карата хөрмәтле мөнәсәбәт идеяләрен популярлаштыру.


2
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

"Казанда һавада пычратучы матдә кушылдыкларының мөмкин булган чигеннән узу күренешләре ачыкланмады", – дип сөйләде Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк махсуслаштырылган аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре.

"Чиста яр" республика акциясе кысаларында Татарстанның үзәк төбәге сулыклары ярларыннан 50 тоннадан артык чүп чыгарылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International