Пычратуга юл куймаска. Экологларның тикшерүе нәтиҗәсендә Чаллы предприятиесе чистарту системасын камилләштерде

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе инспекторлары металл конструкцияләр җитештерү предприятиесендә экологик таләпләрнең үтәлүен тәэмин итте. Экологлар ачыклаганча, җитештерү барышында биредә төзек булмаган җайланма кулланылган. "Сафтан чыккан иләгечләр чистарту системасының нәтиҗәлелеген киметкән һәм үз вакытында йогынты ясалмаган булса, һавада чик дәрәҗәдә мөмкин булган катнашма нормативларының артуына китерә ала иде", – дип аңлатты дәүләт инспекторы Рөстәм Гәрәев. Әлеге факт буенча юридик һәм вазыйфаи затка карата экологлар тарафыннан РФ КоАП 8.21 ст. 3 өлеше ("Эксплуатация кагыйдәләрен бозу, газларны чистарту һәм атмосфера һавасына аның пычрануына китерергә мөмкин булган зарарлы матдә ташландыкларын тикшерүдә тоту өчен корылмалардан, җайланмалардан яки аппаратурадан файдаланмау, яки төзек булмаган күрсәтелгән корылмалардан, җайланмалардан яки аппаратурадан файдалану") нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, шулай ук җитешсезлекне бетерү турында күрсәтмә бирелде.

Хәзерге вакытта инспекторларның таләпләре үтәлде. Пычратучы матдә ташландыкларына юл куймау максатында предприятиенең тузан-газ тотып калу җайланмасында иләк картриджлары алмаштырылды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International