Муратовка елгасыннан алынган суга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре анализ үткәрде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Баулы районы буенча уздырылган рейд барышында калдыклар белән эш иткәндә экологик таләпләрнең үтәлмәвен ачыклады.
Чаллы экологларының эше авырмы? КФУ Яр Чаллы институты студентлары инспекторларның көндәлек башкарылган эше белән танышу һәм экологик лабораториянең технологик җиһазланышын күрү мөмкинлеген алды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе эшчәнлеге белән аларны башлык Наил Гарипов таныштырды.
Эко-волонтерлар Татарстан халкы яратып ял итә торган урыннарны тәртипкә китерү эшен дәвам итә
Бүген "Чиста Татарстан" тапшыруында – "Иделдән алып Катунига кадәр" автоэкспедициясендә катнашучылар. Илшат Гобәйдуллин һәм Ксения Антонова өч атнага сузылган экологик сәяхәтне ничек узулары турында сөйләячәк, Россиядә күргән табигый истәлекле урыннар һәм аларның үзенчәлекләре турында хис-хичерешләре белән уртаклашачак
"Канализация трубасы тишелгән. Аннан аккан су Тутыклы сазлык елгасына эләгә", – Чистайда яшәүчеләрдән экологларга шундый хәбәр килде.
11 һәм 25 август көннәрендә "Чиста яр" республика акциясе кысаларында Яр Чаллыда өмәләр узачак.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Лениногорск районында су объектларын планлы рәвештә рейд белән карау барышында судан файдалану кагыйдәләренең бозылуын ачыклады.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре бүген "Дуслык" савыктыру-белем бирү комплексында "Кеше белән әйләнә-тирәлекнең үзара бәйләнеше" темасына экологик дәрес уздырды. Учреждение базасында сәләтле балалар өчен "Биосфера" республикасы экология лагерь-мәктәбенең IV сменасы уза.
Азнакай халкы уртак тырышлык белән Кара елгасы территориясендә яр буен тәртипкә китерү эшенә кереште. 2 меңнән артык кеше – Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, Азнакай шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләре, шәһәр учреждениеләре вәкилләре, экологик хәрәкәтләрнең активистлары һәм битараф булмаган халык республиканың "Чиста яр" акциясенә кушылды.