Эко-волонтерлар Татарстан халкы яратып ял итә торган урыннарны тәртипкә китерү эшен дәвам итә. Бу юлы Татарстан Республикасында Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге вәкилләре, су асты фәнни-тикшеренү отряды әгъзалары, иҗтимагый хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм республикадагы битараф булмаган халык Зәңгәр күл тирәсен тәртипкә китерде. "Биредә бик гүзәл! Без Зәңгәр күл – Татарстанның бизәге һәм горурлыгы дип саныйбыз һәм биредә чисталык һәм тәртип саклау эшенә үзебездән өлеш кертә алуыбызга бик сөенәбез", – дип сөйли эко-активист Александр. Бүген ул бирегә хатыны һәм кечкенә кызы белән килгән иде.
Акциядә катнашучылар 5000 кв. м. мәйданлы территорияне тәртипкә китерде, ә дайверлар 10 метрга кадәрле тирәнлеккә чумды. "Күл төбеннән без пыяла һәм пластик шешәләр, алюминий банкалар чыгардык. Мондый шартларда болар табигый табылдыклар", – дип билгели водолазлар. Чарада катнашучылар барлыгы 3 куб. метр чүп җыйды.
Быел Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәмендә Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге тарафыннан дайверларны җәлеп итеп республикадагы яр буе территорияләрен һәм күлләрне җыештыру акциясе бишенче мәртәбә уздырыла. Киләче чара 15 август көнне Әлмәт районының Шәһәр күлендә узачак. Катнашучыларны җыю – 12.00 сәгатьтә. Битараф булмаган һәркемне туган төбәк табигатен саклау эшендә катнашырга чакырабыз!
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте