"Дуслык" олимпиадалар үзәгендә "Бисфера" лаегрының экологик сменасы уза

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре бүген "Дуслык" савыктыру-белем бирү комплексында "Кеше белән әйләнә-тирәлекнең үзара бәйләнеше" темасына экологик дәрес уздырды. Учреждение базасында сәләтле балалар өчен "Биосфера" республикасы экология лагерь-мәктәбенең IV сменасы уза. Профильле сменада табигать фәннәре белән кызыксынучы һәм экология, биология һәм география буенча олимпиадаларда, конкурсларда, конференцияләрдә югары казанышларга ия булган мәктәп укучылары ял итә һәм белем ала. Лагерьда республиканың 20 муниципаль районыннан 75 укучы катнаша. Балалар гидробиология, үсемлекләр экологиясе, хайваннар экологиясе, география, урман белеме, картография, гомуми экология, туфрак белеме кебек предметлар буенча дәресләрдә катнаша. Лекцияләрне һәм гамәли дәресләрне Казан (Идел буе) федераль университетының, Казан авыл хуҗалыгы университетының, Идел буе спорт һәм туризм академиясенең, ТР ФА Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтының профессорлар-укытучылар составы уздыра. Бүгенге белем бирү көне кысаларында балалар өчен дәресләрне шулай ук ТРда Рус география җәмгыяте һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре дә уздырды.

Лагерь сменасын тәмамлап, яшь экологлар һәм урманчылар арасында конкурс узачак, шулай ук Мәктәп укучыларының республика фәнни конференциясе планлаштырыла. Слетта җиңүчеләр һәм конференция лауреатлары дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International