Ык буе төбәгеннән 4 меңнән артык активист яр буе территорияләрен җыештырырга чыкты

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Азнакай халкы уртак тырышлык белән Кара елгасы территориясендә яр буен тәртипкә китерү эшенә кереште. 2 меңнән артык кеше – Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, Азнакай шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләре, шәһәр учреждениеләре вәкилләре, экологик хәрәкәтләрнең активистлары һәм битараф булмаган халык республиканың "Чиста яр" акциясенә кушылды. Яр буен пластик шешәләрдән, тимер банкалардан, автомобиль тәгәрмәчләреннән, металл ломыннан, чүпле пакетлардан һәм башка төрле калдыклардан арындырдылар. Барлыгы 100 тоннан чүп җыелды. Җыештыруда катнашучы иң активлары арасында – Гайнелхак Юнысов. Экологлар билгеләп узганча, азнакайлыларның инициативалы булуы нәтиҗәсендә сулыкка янәшә торучы территорияне коры үләннән чистарту мөмкин булды. "Ярларны пычрату һәм чүпләү – ул кешеләрнең җавапсызлыгы, табигатькә карата битарафлыгы. Активистларның хезмәте бушка узмас һәм чистартылган территория озак вакыт тәртиптә булыр, дип өметләнәбез", – дип ассызыклады Ык буе идарәсе белгечләре.

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан оештырылган акция республикада 15 июльдә старт алды. Сулыкларның ярларында санитар тәртип саклау чараларына Мөслим, Баулы, Ютазы районы халкы да кушылды. Ык, Баулы, Ютазы, Яман Урда елгаларына янәшә торучы территорияләрдән 94 тонна тирәсе калдык җыелды һәм чыгарылды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International