Чаллы экологларының эше авырмы? КФУ Яр Чаллы институты студентлары инспекторларның көндәлек башкарылган эше белән танышу һәм экологик лабораториянең технологик җиһазланышын күрү мөмкинлеген алды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе эшчәнлеге белән аларны башлык Наил Гарипов таныштырды. Лекция кысаларында булачак экологларга Автокалада һәм Чулман буе төбәгенең башка районнарында уздырыла торган контроль-күзәтчелек эше турында сөйләделәр. Лаборатория белән таныштыру экскурсиясен студентлар өчен МАКИ җитәкчесе Фәүзия Фәләхова уздырды – суны, туфракны һәм атмосфера һавасын тикшерү өчен билгеләнгән эш җайланмаларын һәм җиһазларны күрсәтте, күчмә экологик лаборатория белән таныштырды һәм әлеге җайланманы эштә куллану турында сөйләде.
Үсеп килүче буында экологик үзаң формалаштыру макатында һәм студентларның һөнәри юнәлеше өчен мондый очрашулар даими уздырыла.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте